(16 февраль) Татарстанның башкаласында Советлар союзы герое Сабир Ахтямов исемендәге музей ачылуы котелә.
Экспозиция Совет районындагы 121 нче номерлы лицейда урнашачак. Яңа мәдәният учреждениясендә Сабир Ахтямовның шәхси әйберләре, фотосүрәтләре Һәм сугыш елындагы документлары урнаштырылачак.
Махсус экспозиция өчен легендар Татарстанлының буләкләре муляжлары әзерләнәчәк. Әлеге экспонатларны җыюда укучылар , укытучылар һәм шәхсән аның үзе белән якыннан таныш булганнар катнашачак. Музейның ачылуы бөек ватан сугышында җиңүнең 70-еллыгын бәйрәм итү кысаларында узачак, дип хәбәр итә совет районының администрация пресс-хезмәте.
Фото: фото: info-islam.ru
Тулырак мәгълүмәт: http://www.temakazan.ru/news/culture/item/15364/