(15 декабрь, 2015 ел) 20 декабрьдә Ижевскидагы Халыклар дуслыгы йортында “Татар дөньясы” рәсем һәм фото сәнгате республика конкурсына йомгак ясала, нәтиҗәләр зур концертта игълан ителә.
Удмуртия Республикасының Татар иҗтимагый үзәге һәм Удмуртия татар хатын-кызларының “Ак калфак” берлегеннән оештыручылар хәбәр иткәнчә, конкурс ел саен “Россия мәдәнияте” федераль программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла һәм республиканың татар һәм башкорт халыклары арасында рәсем һәм фото сәнгатен популярлаштыруга юнәлтелә.
Конкурс берничә этапта үткәрелгән. Әйтик, аның берсендә катнашучылар иҗади-тикшеренү конференциясендә хезмәтләрен яклаган. Зур концертта җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак, тамашачыларга “тере” оркестр музыкасына татар киемнәре модасы күрсәтеләчәк.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды