(15 декабрь, 2015 ел) 18 декабрь көнне Татарстан халыклары Дуслык Йортында региональ һәм җирле милли-мәдәни оешмалар җитәкчеләре өчен укыту семинары узачак.
Семинарны региональ һәм җирле милли-мәдәни оешмалар, филиал һәм Татарстан халыклары Ассамблеясы вәкиллеге директорлары, шулай ук Татарстан халыклары ассамблеясы Советының башкарма комитеты аппараты хезмәткәрләре тыңлаячак.
Программа нәтиҗәсендә шушы мөмкинлекләр ачылачак:
- җәмгыяви-сәяси, милли һәм дини өлкәләрдә барган заман процессларын күзаллау;
- гражданлык җәмгыятен, милли-мәдәни автономияләр белән бәйләнешне, милләтара мөнәсәбәтләрне үстерү һәм ныгыту буенча дәүләт хакимияте органнары һәм муниципаль идарәләр эшчәнлегенең максат һәм бурычлары турында фикерләрне формалаштыру;
- куллану практикасын өйрәнү, милли-мәдәни ошмалар эшчәнлеген көйләүче документлар белән эшләү күнекмәләрен һәм дәүләт милли сәясәтенең төп юнәлешләрен үстерү;
- конфликтларны, уртак гражданлык һәм милләтара тынычлыкны ныгыту буенча төгәл эшне билгеләүне кисәтү һәм ачыклау методларын үзләштерү.
Программа җитәкчесе: Столяров Сергей Николаевич – КФУ Югары дәүләт һәм муниципаль идарә мәктәбенең укыту программалары җитәкчесе.