(18 декабрь, 2015 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йорты сыйфат өчен Татарстан Республикасы Хөкүмәте премиясе конкусының дипломанты булды.
ТР Хөкүмәт Йортында 2015 ел нәтиҗәләре буенча XI республикакүләм ТР Хөкүмәте премиясе конкурсы лауреатларын һәм дипломантларын бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков тапшырды.
“Конкурсның лауреатлары республикадагы барлык товар җитештерүчеләр өчен дөрестән дә үрнәк булып торалар”, — дип сөйләде ТР Хөкүмәте башлыгы. – Татарстан – әлеге конкурсны еш үткәрүче аз санлы төбәкләрнең берсе”.
ТР Хөкүмәте премиясенә лаеклыларны барлау республика конкурсы ТР Министрлар Кабинеты карары белән 2003 елның апрель аенда булдырылды.
ТР Хөкүмәте сыйфат өчен премиясен тапшыру Советы карары буенча “конкурс лауреаты” исеменә 7 оешма һәм 13 конкурс дипломанты билгеләнде. Шуларның берсе булып Татарстан халыклары Дуслык Йорты танылды. Бүләк оешманың директоры Ирек Шәриповка тапшырылды.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге