Быел курсларга килүчеләрнең күпчелеге — яңа кешеләр. Элек йөреп укыганнар һәм өйрәнеп кала алганнар дәвам итүчеләр төркемендә укыячак. Курслар 500 кешелек дип исәпләнсә дә, 600 кешене кабул иткәннәр, чөнки бер өлеше дәрескә килмәскә мөмкин. Шулай да 500ләбе укырга даими йөрер, 300дән артыгы курсларга ахырына кадәр йөреп, Яңа ел бәйрәмнәренә кадәр тәмамлар дип өметләнәләр. Элеккеге еллардагы укулар шуны күрсәткән. 2013 елда 45 укытучы укыткан, ә быел 12 төркемне унике укытучы гына укытачак.
Журналист кыз Екатерина Царева татар телле мөхәррияткә эшкә керергә тели, шул вакытка кадәр татар телен өйрәнеп булмас микән дип хыяллана. Курсларның кураторы Кадрия Фәтхуллова, өметләрен сындырмый, бик нык тырышса булдыра ала, ди. Ул Һари Гуадагнола исемле америкалы кызны татар теле грамматикасын өйрәнеп китә алды дип искә төшерә. Файдасы да булган, укучыларга күрсәтелгән татар теле дәреслегенең берсендә Гуадагнола мөхәррир итеп тә күрсәтелгән. Тик бу курслар татар телен тирәнтен өйрәнүне максат итеп куймаган. Укытучылар, курска йөрүчеләр аңлаша, бераз сөйләшә башлар дип өметләнә.
Бу курслар «Татарстанда дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт програмын тормышка ашыру кысаларында оештырыла. Анда төрле милләт вәкилләре, төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре укый. Урыслар гына түгел, ана телен белмәгән татарлар да күп. Тагын әле Русия ислам институтында да бушлай татар телен өйрәнү курслары эшли. Түләп укытучы фирмалар да бар. Америкалы Келли Алумс шундыйларның берсендә белем алган.
Курсларның кураторы Кадрия Фәтхуллова, быел аеруча яшь кешеләр күп килде, ди.
“Яшьләр башка мәдәниятләр белән кызыксына, тел өйрәнүне дискотекаларда йөрүдән хуп күрә”, ди ул. Ул аеруча горурланып сөйли торган укучыларының берсе — япон егете Юто Хишияма. Халыкара татар теле олимпиадасында катнашканнан соң Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Ютога Казан университеты магистратурасында бушлай уку сертификатын тапшырган булган. Ул ике ел татар филологиясе бүлегендә укыган. Хәзер Юто Хишияма Токио университетында татар телен укытырга хыяллана.
Азатлык