Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең дүртенче сезоны башланды

«Дуслык һәм татулык дәресләре»нең дүртенче сезоны башланды

admin 29.09.2016

(29 сентябрь, 2016 ел) Казанда өлкән сыйныф укучылары өчен «Дуслык һәм татулык дәресләре»нең дүртенче сезоны ачык дип белдерелде. Татарстан халыклары Дуслык Йортында 250дән артык бала җыелды. (ФОТО)

Проект өч бүлектән тора — танып белү, белем алу һәм күңел ачу. Дуслык Йорты буенча экскурсиядә булганнан соң малайлар һәм кызлар берничә кыска метражлы фильм карадылар: «Сочинение», «Ботинки», «Камил — трус» һәм «Арбуз». Соңыннан балалар һәр фильм турында интерактив рәвештә фикер алышты.

Бу елгы беренче Дәреснең хөрмәтле кунагы Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Анастасия Исаева иде.

Дуслык һәм татулык дәресләре җиденче сыйнф укучылары өчен үткәрелә. Психологлар раславынча, бу яшьтә балалар шәхес буларак үзләрен тагын да яхшырак таный башлый.

— Дуслык һәм татулык дәресләрен без дүртенче ел оештырабыз. Бу вакыт аралыгында Дуслык Йортында 17 меңләп укучы булды, — дип сөйләде Татарстан халыклары Дуслык Йорты директоры урынбасары Наталья Мясникова.

Дәресләрнең йомгаклау өлешендә, традиция буенча, «Төрле халыклар балалары» дип аталучы күпмилләтле концерт программасы тәкъдим ителде. Анда «Алтын» хореография ансамбле, солистлар Омар Якубов һәм Камила Алискерова, «Сантош» һинд биюе ансамбле һәм грузин биюе белән Текле Вардзиашвили һәм Камилла Алискерова чыгыш ясады.

Дәресләрнең иң актив катнашучылары Татарстан халыклары Дуслык Йортының истәлекле бүләкләренә ия булдылар.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: КФУның татар теле курсларына йөрүчеләр арта
Next: Рубин уенчысы Карадениз Татарстанда төрек-татар стилендә мәчет сала

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности