(15 ноябрь, 2017 ел) Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында Казанда үтүче «Төбәкләрнең тотрыклы үсеше: тәҗрибә, проблемалар, перспективалар» халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашучы галимнәр делегациясе булды. (ФОТО)
Варна (Болгария), Мәскәү, Махачкала, Орск, Воронеж, Санкт-Петербург, Томск, Кемерово, Феодосия, Уфа һәм Казаннан булган галимнәр Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар Дуслыгы йорты эшчәнлеге белән таныштылар. Кунаклар өчен экскурсияне Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов оештырды.
Кунаклар үзбәк, әрмән, таджик, төрекмән милли-мәдәни автономияләре офисларын карадылар, әлеге милли общиналарның җитәкчеләре һәм активистлары белән аралаштылар. Рус милли-мәдәни берләшмәсе офисында оешманың Совет әгъзасы Вячеслав Никифоров республика районнарында җирле оешмалар булдыру, киләчәккә планнар белән уртаклашты.
Экскурсиядән соң кунаклар өчен концерт программасы күрсәтелде. Алар каршында Халыклар Дуслыгы йортының «Мирас» инструменталь ансамбле, шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясенең казах, мари, чуаш, дагыстан һәм һинд оешмаларының иҗат коллективлары һәм аерым башкаручылары үз чыгыш ясады.
«Әлеге Дуслык үзәгендә барган эшчәнлекне күреп мин шаккаттым, күңелдә җылылык һәм дуслык хисләре урнашты. Фикергә Горькийның «Италия турында әкиятләр»еннән өзек килә: «Кешеләрне — безнеке — дип әйтү хокукына ия булу — яхшы! Аларны үз, үзенә якын кеше итеп тойсаң, алар өчен синең тормышың — шаярту, синең бәхетең — уен булмаса, тагын да яхшы!», — дип сөйләде Ворнеж дәүләт университетының чит ил һәм Россиянең конституцион хокукы кафедрасы профессоры Наталия Бутусова.
«Алар (милли-мәдәни автономияләр. — редактор төзәтмәсе.) шундый күп эшлиләр ки, аның кадәр үзлектән күпләгән хакимият органнары да эшләми. Кадер-хөрмәт, сәламәтлек һәм уңышлар аларга», — дип өстәде ул.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге