(15 ноябрь, 2017 ел) Татарстан фәннәр академиясендә 16-17 ноябрь көннәрендә 10.00 сәгатьтә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарстан фәннәр академиясе, Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге оештырган фәнни-гамәли халыкара конференциядә глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге хакында фикер алышачаклар. Конференциядә берничә секция һәм түгәрәк өстәл эшләячәк.
