(2 ноябрь 2018) Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан «Зур этнографик диктант» Россиякүләм акциясе узды. Чара Россия Федерациясенең һәр субъектында үтте. Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты Казанда акция уздыру мәйданчыкарының берсе булды. (ФОТО)
Диктантта рус телен камил белгән Россиядә һәм чит илдә яшәүчеләр катнашты. Аларның белем, социаль дәрәҗә, дин һәм гражданлыгы, яшь аермалыклары исәпкә алынмады.
Татарстанде диктант 40 мәйданчыкта узды: китапханә, мәдәният йортлары, мәктәп, техникум, дуслык йортлары, музей һәм югары уку йортлары.
Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында диктантны студентлар һәм мәктәп укучылары, югары уку йортлары һәм лицей укытучылары, эшмәкәрләр һәм дәүләт оешмаларында эшләүчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре, төрле профессия вәкилләре, шулай ук Татарстан территориясендә яшәүче Россия төбәкләре һәм чит дәүләтләр гражданнары язды.
Диктант халыкның этнографик грамоталыгы дәрәҗәсен, Россиядә яшәүче халыклар турындагы белемнәрен бәяләргә ярдәм итәчәк. Ул милләтара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләүдә зур урын алып торган этнографиягә фән буларак игътибарны арттырачак.
Диктант биремнәре 30 сораудан тора: 20 сорау – гомуми, 10 сорау – һәр субъект өчен махсус. Диктантны 45 минут дәвамында яздылар. Барлык биремнәр өчен гомуми балл – 100.
Төбәк мәйданчыкларында теге яки бу сәбәп буенча үз белемен тикшерә алмаганнар өчен Зур этнографик диктант сайтында www.miretno.ru 5 ноябрьгә кадәр онлайн-тест оештырылачак.
Биремнәрнең дөрес җаваплары һәм еш очрый торган хаталарның аңлатмасы www.miretno.ru сайтында 2018 елның 10 нояберендә эленәчәк, ә шәхси нәтиҗәләр – 2018 елның 12 декаберендә.
Россия һәм Татарстанда масштаблы акция инде өченче ел оештырыла. 2017 елда чара халыкара статусын алды – аңа Кыргызстан, Таджикистан, Молдова һ.б. кушылды. Узган елны диктантны Россиядә һәм чит илдә 2600 мәйданчыкта 367 мең кеше язды. Татарстан Республикасында акциядә 1405 кеше катнашты. Проект Президент грантлары фонды ярдәме белән оештырыла.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге