Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Рөстəм Миңнеханов: «Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү — төп максатыбыз»

Рөстəм Миңнеханов: «Халык традициялəрен саклау, тел һəм мəдəниятне үстерү — төп максатыбыз»

admin 06.11.2018

(4 ноябрь 2018) Татарстан Президенты Рөстəм Миңнеханов милли традициялəрне саклауның, туган телләрне һəм милли мəдəниятне үстерүнең төп максат булуын əйтте.

Бу хакта республика җитәкчесе Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында тантаналы чарада Халыклар бердəмлеге көне уңаеннан тәбрикләү чыгышында белдерде.

«Безнең өчен халыкларның традициялəрен саклау, теллəрен һəм мəдəниятлəрен үстерү төп максат булып тора», — диде Президент.

«Моннан дүрт гасыр элек үз дәүләтчелеген саклап калу өчен барган авыр көрәштә Россия халкы җиңүгә иреште. Башкаланы чит ил баскыннарыннан азат итү илнең күтәрелешенә этәргеч бирде», — дип сөйлəде Президент

«Милләтара бердәмлекне ныгыту гомумхалык дәрәҗәсендәге әһәмиятле бурыч булып тора», — диде Рөстəм Миңнеханов.

Рөстəм Миңнеханов бүгенге көндə Халыклар Ассамблеясенең республикада 220дəн артык милли һəм мəдəни программаны берлəштергəнен җиткерде.

«Бүген без князь Петр һəм княгиня Феврониягə багышланган һəйкəл ачтык», — диде Рөстəм Миңнеханов. Ул тиздəн Шиһабетдин Мəрҗанигə дə һəйкəл ачылачагын əйтте.

Соңыннан Президент «Татарстан Республикасының атказанган мəдəният хезмəткəре» исемен алучыларны тəбриклəде, Рəхмəт хатлары тапшырды. Татар дəүлəт опера һəм балет театры сəхнəсендə иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Татар-информ

Continue Reading

Previous: Татарстанда Зур этнографик диктант яздылар
Next: Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Халыклар дуслыгы йортында фикер алыштылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности