(1 апрель 2020) Бүген Татарстанның Халыклар дуслыгы йортының хезмәтне саклау буенча инженеры, Россия дворяннар берлеге әгъзасы һәм Татарстан дворянлыгы юлбашчысы Алексей Григорий улы Эссенның вафат булуы билгеле булды.
Алексей Григорий улы Эссен 1944 елда Тбилиси шәһәрендә туган. Инженер-механик белгечлеге буенча политехник институтны тәмамлаган. Рус, грузин һәм немец телләрен белә иде. Юл хәрәкәте иминлеге буенча рус һәм грузин телләрендә басылган ике дистәгә якын фәнни хезмәтләр авторы ул.
1993 елда Казанга килә. Соңгы еллар дәвамында Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында хезмәтне саклау һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү юнәлешендә эшләде.
Халыклар дуслыгы йортында ул даими рәвештә 23 февраль, Җиңү көне кебек истәлекле даталарга багышланган патриотик һәм тарихи-культурологик күргәзмәләрне оештыручы иде. Бөек Ватан сугышы Җиңүенә 75 ел тулуга багышланган экспозицияне оештыру буенча эшен ул тәмамлый алмый китеп барды. Шул сәбәпле, Дуслык йорты коллективы әлеге күргәзмәне тәмамларга һәм аны Алексей Григорий улы Эссен истәлегенә багышларга дигән уртак карарга килде.
Алексей Григорий улы Эссенның тормыш иптәше, ике баласы һәм ике оныгы калды. Аларның һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге