(8 июнь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында испан биюе Фламенко буенча мастер-класс үтте. Аны ТР Атказанган артисты, Дуслык йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе сәнгать җитәкчесе Гөлнара Гыймаева алып барды.
Туры эфирда хореограф моңсу, шул ук вакытта дәртле һәм җиңел Фламенко биюе турында сөйләде:
«Фламенко — дәрт һәм ялкын биюе. Аның аша дәрт, моңсулык, мәхәббәтне аңлатып була. Фламенко — ул тамашачыны җәлеп итүче, үз энергтикасы белән таң калдыручы, көчле образ булып йормалашучы тавыш, музыка һәм бию үрелеше».
Гөлнара әлеге бию юнәлешләре, төп хәрәкәтләрне аңлатучы төшенчәләр һәм Фламенко костюмы турында да сөйләде:
«Фламенко костюмы яки күлмәгендә кулланылучы төсләр төрлелеге бик зур булса да, төп төсләр дип кара, кызыл һәм ак санала. Гадәттә хатын-кызлар озын күлмәк яки итәк киеп бииләр. Биюнең характерына карап, итәкнең формасы да аерыла. Мисалга, әгәр дә биюче итәк белән актив рәвештә эшли икән, димәк, итәк ярты кояш формасында киңәйтелгән булырга тиеш. Әгәр дә биюдә куллар сыгылмалылыгын күрсәтергә кирәк икән, тар итәк киеп бию кулай».
Моннан тыш Фламенко өчен махсус итәк яки күлмәк бар. Ул — бата де кола (исп. Bata de Cola) дип атала.
«Бу — бер нигә дә охшамаган, арткы өлеге озайтылган, авыр итәк. Аның белән кулланырга өйрәнү өчен озак вакыт кирәк. Гадәттә андый итәкләр Испаниядә тегелә. Чөнки аңа кирәкле тукыма дөнья буйлап сатылмый. Әлеге итәк солеа, булериас, алегриас кебек стильләрдә бию өчен кулланыла …», — дип сөйләде Гыймаева.
Испан биюе буенча мастер-классның видеотасмасын сылтама аша Дуслык йортының социаль челтәрләрендә карарга мөмкин — Инстаграм һәм ВКонтакте.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге