Германия канцлеры Ангела Меркель Кызыл Армиянең Освенцим концентрацион лагерен азат итүнең 70 еллыгына багышланган чараларда катнашты, дип хәбәр итә ТАСС. Ангела Меркель ассызыклаганча, Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы вакыйгаларны хәтердә сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк.
ФРГ Хөкүмәте башлыгы Берлинда элеккеге үлем лагере тоткыннары белән очрашкан. Ул ассызыклаганча, Икенче Бөтендөнья сугышы чорындагы вакыйгаларны хәтердә сакларга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшырырга кирәк. Моннан тыш, Германия канцлеры «үлем лагерен» азат иткән Кызыл Армиянең ролен дә билгеләп узган. «Ул чактагы вакыйгалар өчен безгә бик оят, — дигән канцлер миллионлаган кеше үлеме өчен немец халкының гаепле булуына ишарәләп. — Без әлеге куркыныч гамәлләр хакындагы хатирәләрне киләчәк буынга тапшырырга һәм аларны истә тотарга тиешбез», — дип билгеләп үткән ул.
Немец парламенты — бундестаг утырышы әлеге истәлекле датага багышланган.
Христиан-демократик берлек генераль секретаре Петер Таубер сүзләренчә, национал-социализм куркынычлары хакында берничек тә онытырга ярамый. Әлеге хатирәләрне, иң беренче чиратта, яшь буын вәкилләренә тапшырырга кирәк, дип саный ул. «Алар расизм һәм тоталитаризмның күңелсез билгеләрен таный белергә тиеш», — ди Таубер.
Ел саен 27 гыйнварда Халыкара Холокост корбаннары көне билгеләп үтелә. Аны 2015 елның 1 ноябрендә БМО Генераль ассамблеясы гамәлгә керткән. Освенцимда 1,5 миллионнан алып 2,2 миллионга кадәр кеше һәлак булган дип санала.