Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Ассамблея һәм Дуслык йорты гуманитар ярдәм җыюны оештыра

Ассамблея һәм Дуслык йорты гуманитар ярдәм җыюны оештыра

admin 09.03.2022

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты республиканың этномәдәни хәрәкәте вәкилләренә мөрәҗәгать белән чыкты.

Кадерле дуслар!

30 ел дәвамында Татарстан халыклары Ассамблеясы Татарстан Республикасында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау буенча зур эш алып бара. Гуманизм һәм һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер булу – Татарстанның милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлегенең төп нигезләренең берсе.

Бүген, Украинадан килгән меңләгән качак Россиядә, Татарстанда булу сәбәпле, без сезне авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәргә чакырабыз. Сүз Донецк һәм Луганск халык республикалары халкы турында бара.

Әйдәгез, бергәләп бу кешеләргә ярдәм кулын сузыйк! Безнең республикада гуманитар ярдәм җыю кампаниясе башланды. Меңләгән ватандашларыбыз, Татарстанның дистәләгән предприятиесе акциягә кушылды. Без дә бу хәрәкәттән читтә калмыйк.

Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы,
Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты

Гуманитар ярдәм Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 57 йорт адресы буенча) көн саен 9:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Ярдәм сыйфатында кабул ителәчәк товарлар һәм продуктлар исемлеге белән сылтама буенча танышырга мөмкин.

Элемтә өчен телефоннар:
8 (843) 237-97-90
8 (843) 237-98-29

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57