Ассамблея Советы рәисе

4

Мөхәмәтшин Фәрит Хәйрулла улы

1947 нче елның 22 маенда Әлмәт шәһәрендә туа.
Милләте: татар

Белеме:
Әлмәт газ сәнәгате техникумы (1972 ел), Уфа нефть институты (1979 ел); Саратов югары партия мәктәбе (1986 ел).

Хезмәт юлын 15 яшендә Ленин комсомолы исемендәге Әлмәт газ-бензин заводында кыру остасы (токарь) буларак башлап җибәрә.
Совет Армиясе сафларында хезмәт итә.
Армиядән кайткач “Әлмәтнефть” промыселы идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре булып эшли.

1970 — 1972 елларда — ВЛКСМ ның Әлмәт шәһәр комитеты инструкторы;
1972 — 1978 елларда — КПСС ның Әлмәт шәһәре комитетында сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы;
1978 — 1980 елларда — урынбасар, 1980 — 1985 елларда – Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары;
1985 — 1987 елларда — секретарь, соңыннан КПСС ның Әлмәт шәһәр комитеты икенче секретаре;
1987 — 1988 елларда — нефть ятмаларында җир асты басымын тәэмин итү өчен технологик сыеклык әзерләү буенча Әлмәт идарәсе башлыгы;
1988 — 1989 елларда — Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе;
1989 — 1990 елларда — ТАССРның сәүдә министры;
1990 нчы елда — КПСС ның Әлмәт шәһәр комитеты беренче секретаре;
1990 — 1991 елларда – ТАССРның Министрлар Советы рәисе урынбасары;
1991 — 1995 елларда — Татарстан Республикасы Югары Советы рәисе;
1995 — 1998 елларда — Татарстан Республикасы Премьер-министры;
2003 елдан — “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси Советы рәисе;
1998 елдан бүгенге көнгә кадәр — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе.

Бу еллар эчендә Ф.Х. Мөхәмәтшинның эшчәнлеге Республикада бара торган сәяси һәм социаль-икътисади үзгәрешләрне кануннар белән тэәмин итүдә, җәмгыять иминлеген, тынычлыкны һәм татулыкны, милләтара дуслыкны ныгытуда әһәмиятле роль уйнады.

Ф.Х. Мөхәмәтшин – сәяси фәннәр докторы, Россия Федерациясенең технологик фәннәр Академиясе академигы. Федератив корылыш мәсьәләләренә, милләтара мөнәсәбәтләр, күчеш чорының сәясәте һәм икътисадына багышланган күп санлы хезмәтләр һәм монографияләр авторы.

Җәмәгать эшчәнлеге:
1999 елдан — “Татарстан – яңа гасыр” Республика хәрәкәте лидеры;
2003 елдан — “Бердәм Россия” партиясенең Татарстан бүлеге сәяси Советы рәисе;
2001 елдан – Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессының Россия Федерациясе делегациясе әгъзасы;
2004 — 2010 елларда — Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессы Төбәкләр Палатасының мәдәният һәм мәгърифәт Комитеты рәисе;
2007 елдан – Россия Федерациясе Президенты каршындагы җирле үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы, Россия Федерациясе Президенты каршындагы җирле үзидарәләрне үстерү Советы әгъзасы;
2011 елдан — Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессында бәйсез либераль-демократик төркеме рәисенең беренче урынбасары. Европа Советы җирле һәм төбәк хакимиятләре Конгрессында актуаль мәсьәләләр буенча Комитет рәисе урынбасары

Дәүләт бүләкләре:

Халыклар дуслыгын ныгыту, хезмәттәшлекне үстерүгә керткән зур өлеше, Дәүләт алдында ирешкән уңышлары өчен 1997 елда Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә.
Россия дәүләтчелеген үстерүгә керткән өлеше, законнар чыгару өстендә актив катнашканы өчен 2005 елда Почет ордены белән бүләкләнә.

Татарстан Республикасы икътисадын үстерүгә, федератив мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә керткән уңышлары өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең Мактау кәгазе һәм РФ Федераль җыенының Федерация Советы Мактау кәгазе белән бүләкләнә.

2005 елда “Ел спикеры” номинациясендә Россия милли Олимп Премиясенә ия була һәм Россиянең иң югары җәмәгать бүләге — “Намус һәм батырлык” ордены белән бүләкләнә.

Шулай ук:
“Казанның 1000 еллыгы” медале;
“Татарстан Республикасы алдында ирешкән уңышлары өчен” Ордены (2007 ел);
РФ Федераль җыенының Федерация Советы Мактау кәгазе һәм РФ Федераль җыенының Дәүләт Думасы Мактау кәгазе (2007 ел);
“Парламентаризмны үстерүгә керткән өлеше өчен РФ Федераль җыенының Федерация Советы Мактау билгесе (2007 ел);
РФ Хисап палатасы белән хезмәттәшлекне ныгытуга керткән өлеше өчен “Мактау билгесе” (2007 ел);
“Россиядә финанс күзәтүне ныгыту өчен” медале (2011 ел);
Башкортостан Республикасының Халыклар дуслыгы Ордены (2012 ел);
IV дәрәҗә “Ватан алдында уңышлары өчен” Ордены (2012 ел).
Өйләнгән, ике баласы бар.