Татарстан Республикасы Балтач районы Чепья авылында «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее директоры Гарифҗан Гали улы Галиевның 95 яшьлеген билгеләп үттеләр. (ФОТО)
Бәйрәм чаралары музей буйлап экскурсиядән башланды. Кунакларны юбиляр шәхсән үзе каршы алды. Гарифҗан Галиевны котларга Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин, Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты вәкиле Кирилл Башаров, Балтач һәм Арча районнары хәрби комиссариатлары җитәкчеләре, музей хезмәткәрләре, юбилярның дуслары, хезмәттәшләре һәм башкалар килгән иде.
Музейга 1965 елның 9 Маенда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 20 еллыгы һәм Бөек Октябрь социалистик революциясенең 50 еллыгы уңаеннан тарих укытучысы Гарифҗан Галиев тарафыннан язма һәм матдәи материаллар коллекциясе базасында нигез салына. 1982 елдан музей «Халыклар Дуслыгы» Чепья туган якны өйрәнү музее» дип атала башлый.
Экскурсия барышында кунаклар музейның 9 экспозиция-күргәзмә залы булуын, Балтач районының ни дәрәҗәдә күпмилләтле булуы турында белделәр. Бу якларда удмуртлар, татарлар, марилар, руслар һәм чувашлар дус һәм тату гомер итәләр.
Музей хезмәткәрләре әйтүенчә, биредә туган як тарихы төрле яктан күрсәтелгән. Этнографик комплекслар халыкларның мәдәниятен һәм көнкүрешен — кием-салым, көнкүреш предметларын, хезмәт коралларын, өй кирәк-яракларын һәм фотосурәтләрен — күрсәтә. Камали — удмурт күкрәк бизәге (XIX гасыр башы), татар хатын-кызы күлмәге (XIX гасыр башы), тукылган удмурт һәм татар сөлгеләре (XIX гасыр ахыры) аеруча кыйммәтле экспонатлардан саналалар.
Биредә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышы, шул исәптән Советлар Союзы Геройлары, Балтач районында туып-үскән шәхесләр турында материаллар, шулай ук сугыштан соң авыл тарихында сизелерлек эз калдырган кешеләр турында материаллар зур урын алып тора.
Шулай ук музейда палеонтология, археологик коллекцияләр һәм табигый фонд тәкъдим ителгән. XIX гасыр уртасыннан колхозлар төзүгә кадәр авыл хуҗалыгының үсеш тарихы, сугыштан соңгы үсеш һәм башка бик күп нәрсәләр җентекләп чагылдырылган.
Экскурсиядән соң җирле мәдәният йортында «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музее директоры Гарифҗан Галиевның 95 яшьлеге уңаеннан бәйрәм концерты узды. Чарада юбиляр хөрмәтенә мәртәбәле кунаклардан котлаулар яңгырады, шулай ук аңа дәүләт бүләге һәм рәхмәт хатлары тапшырылды.
Гарифҗан Гали улы Галиев – Бөек Ватан сугышы ветераны, СССР мәгариф отличнигы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры. Ул «Халыклар дуслыгы» музеен оештыруга зур өлешен керткән, бөтен гомерен ил, Республика һәм Кече Ватан тарихын барлауша багышлаган. Гарифҗан Галиевнең күп еллык хезмәте нәтиҗәсендә район тарихында бик күп матур битләр язылган. Алар үсеп килүче буынга белем һәм тәрбия бирүгә, безнең мәдәни мирасыбызны саклауга ярдәм итәчәк, күпмилләтле халкыбыз тарихын өйрәнүдә бәһасез мәгълүмат бирәчәк, туган як тарихының изге ядкарен саклаячак.
2020 елда Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты порталы ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Чепьядагы «Халыклар дуслыгы» туган якны өйрәнү музеенда булуы һәм Гарифҗан Галиев белән очрашуы турында «Йортыбыз — Татарстан» журналының мәкаләсен бастырып чыгарды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге