Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Болгарда заман яшьләренең гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар

Болгарда заман яшьләренең гаилә кыйммәтләре турында фикер алыштылар

admin 21.08.2024

«Заман яшьләренең гаилә кыйммәтләре»-Халыкара җәйге мәктәп программасы әлеге мәсьәләгә багышланган. Бүген ул Болгар ислам академиясендә үз эшен башлап җибәрде. Биредә «Россия-Ислам дөньясы» оешмасы вәкилләре, яшьләр дипломатиясе академиясе , студентлар, шулай ук «Сәләт»яшьләр үзәге катнашты.  Әлеге чарада гаилә кыйммәтләрен көчәйтүгә багышланган  доклад белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Берлеге Башкарма комитеты рәисе Ренат Валиуллин чыгыш ясады.

Халыкара җәйге мәктәп максаты — дәүләт, иҗтимагый, белем бирү һәм дини оешмаларның гаилә институтына кагылышлы мәсьәләрдә  бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу.  Галимнәр, ислам белгечләре, теологлар,тарихчылар , дәүләт органнары , дөньяви һәм дини белем бирү югары уку йортлары студентлары гаилә кыйммәтләрен көчәйтүгә караган алымнар турында фикер алыштылар.

Мөселман һәм православие руханилары гаилә кыйммәтләрен саклауда диннең әһәмиятенә басым ясадылар. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән Ислам оешмасы эшчәнлеге Генераль секретаре, илче  Тарик Али Бахит уртаклашты. Яшьләрнең гаилә кыйммәтләренә багышланган Халыкара җәйге мәктәп үз эшен 22 нче августка кадәр дәвам итәчәк.

ТХДЙ мәгълүмәт үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57