«Заман яшьләренең гаилә кыйммәтләре»-Халыкара җәйге мәктәп программасы әлеге мәсьәләгә багышланган. Бүген ул Болгар ислам академиясендә үз эшен башлап җибәрде. Биредә «Россия-Ислам дөньясы» оешмасы вәкилләре, яшьләр дипломатиясе академиясе , студентлар, шулай ук «Сәләт»яшьләр үзәге катнашты. Әлеге чарада гаилә кыйммәтләрен көчәйтүгә багышланган доклад белән Татарстан халыклары Ассамблеясе Берлеге Башкарма комитеты рәисе Ренат Валиуллин чыгыш ясады.
Халыкара җәйге мәктәп максаты — дәүләт, иҗтимагый, белем бирү һәм дини оешмаларның гаилә институтына кагылышлы мәсьәләрдә бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашу. Галимнәр, ислам белгечләре, теологлар,тарихчылар , дәүләт органнары , дөньяви һәм дини белем бирү югары уку йортлары студентлары гаилә кыйммәтләрен көчәйтүгә караган алымнар турында фикер алыштылар.
Мөселман һәм православие руханилары гаилә кыйммәтләрен саклауда диннең әһәмиятенә басым ясадылар. Әлеге мәсьәләгә кагылышлы фикерләре белән Ислам оешмасы эшчәнлеге Генераль секретаре, илче Тарик Али Бахит уртаклашты. Яшьләрнең гаилә кыйммәтләренә багышланган Халыкара җәйге мәктәп үз эшен 22 нче августка кадәр дәвам итәчәк.
ТХДЙ мәгълүмәт үзәге