Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Буада мәдәният төрлелеге балкыды

Буада мәдәният төрлелеге балкыды

admin 02.10.2015

(2 октябрь, 2015 ел) Буа шәһәрендә «Татарстан — безнең йортыбыз» дип исемләнгән Республика этно-мәдәни фестиваленең беренче зона туры узды.IMG-20151002-WA0001-1024x576

«Татарстан — безнең йортыбыз» дип исемләнгән фестиваль берничә ел рәттән үткәрелә. Аның максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетылуны ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

IMG-20151002-WA0006-1024x576

Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы районнарындагы сайлап алу турларын үткән чыгыш ясаучылар һәм коллективлар Буадагы зона турында үз осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар 5 номенациядә көч сынаштылар: вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм инструменталь башкару. Концерт программасында татар, рус, керәшен, мордва һәм башка мәдәниятлар тәкъдим ителгән иде.

IMG-20151002-WA0010-1024x576

Нәтиҗәләр буенча, жюри җиңүчеләрне фестивальнең Казанда үтәсе Гала-концертына чакырачак. Бу чара Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57