Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Буада мәдәният төрлелеге балкыды

Буада мәдәният төрлелеге балкыды

admin 02.10.2015

(2 октябрь, 2015 ел) Буа шәһәрендә «Татарстан — безнең йортыбыз» дип исемләнгән Республика этно-мәдәни фестиваленең беренче зона туры узды.

«Татарстан — безнең йортыбыз» дип исемләнгән фестиваль берничә ел рәттән үткәрелә. Аның максаты — Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның бердәмлеген һәм үзара рухи баетылуны ныгыту, Татарстанның күп милләтле мәдәниятын саклау, үстерү һәм популярлаштыру.

Тәтеш, Чүпрәле, Апас, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы районнарындагы сайлап алу турларын үткән чыгыш ясаучылар һәм коллективлар Буадагы зона турында үз осталыкларын күрсәттеләр. Катнашучылар 5 номенациядә көч сынаштылар: вокал, хореография, фольклор, нәфис сүз һәм инструменталь башкару. Концерт программасында татар, рус, керәшен, мордва һәм башка мәдәниятлар тәкъдим ителгән иде.

Нәтиҗәләр буенча, жюри җиңүчеләрне фестивальнең Казанда үтәсе Гала-концертына чакырачак. Бу чара Халыклар бердәмлеге көнендә үтәчәк.
Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Волгоград татарларына ярдәм
Next: Карелиядә Татарстан мәдәнияты көннәре үтәчәк

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности