Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Бүген Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә

Бүген Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә

admin 29.07.2024

Ел саен 30 июль көнне Халыкара дуслык көне билгеләп үтелә. Бу бәйрәм БМО Генераль Ассамблеясе карары белән гамәлгә куелып, төрле мәдәният һәм халык вәкилләре арасында дустанә мөнәсәбәтләрне саклауның мөһимлеген искә төшерә.

Халыклар, илләр, мәдәниятләр һәм аерым кешеләр арасындагы дуслык, тыныч көчләрне рухландыру һәм бергәлекләр арасында күперләр салу  идеясенә нигезләнеп, бәйрәм рәсми рәвештә 2011 елда кертелә.

Элек бу көн дистә еллар дәвамында рәсми булмаган рәвештә билгеләп үтелде. Беренче тапкыр ул 1958 елда Парагвайда доктор Рамон инициативасы белән Парагвай елгасындагы кечкенә шәһәрчек Пуэрто-Пинаскода дуслары белән оештырылган кичке аш вакытында узган.

30 июль көнне бөтен дөньяда дуслыкны популярлаштыруга һәм төрле мәдәният вәкилләре арасында дуслык хисләрен ныгытуга юнәлдерелгән чаралар уза. Шулай ук яшьләр өчен махсус семинарлар һәм лагерьлар үткәрелә. Аларда Бөтендөнья мәдәни һәм этник төрлелекне хөрмәт итүнең никадәр мөһим булуы турындагы фикер җиткерелә.

2024 елда Россиядә Халыкара дуслык көне рәсми дәрәҗәдә 14нче тапкыр уза.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57