26-28 июль көннәрендә Зөядә, XVI–XXI гасыр рус мәдәниятенә багышланган, «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» исемле уникаль фестиваль булып узды. Фестиваль узган көннәрдә биредә 40 меңнән артык кеше җыелды.
Фестиваль кунаклары рус мәдәнияте белән һәръяклап, ягъни рухи һәм фольклор музыка, рәсем сәнгате, архитектура һәм һөнәри юнәлешләрдә таныша алдылар. Өч көннең һәркайсы аерым чорны тасвирлап, катнашучыларга һәм тамашачыларга шул вакыт атмосферасына тирәнрәк кереп танышырга мөмкинлек бирде.
Фестивальдә мәртәбәле кунак- Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе басмасы – «Безнең йорт – Татарстан» журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина кунак булдылар.
Раштуа мәйданының музыкаль сәхнәсендә фольклор коллективлар рус музыкаль мәдәниятен традицион һәм заманча итеп тәкъдим итә алдылар. Зөя гыйбадәтханәләрендә Россиянең төрле төбәкләреннән 12 хор һәм Белград шәһәреннән «Моисей Петрович» Серб Византия хоры чыгыш ясады.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге