Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Чистайда Дуслык фестивале узды

Чистайда Дуслык фестивале узды

admin 19.03.2019

(19 март 2019) «Бердәм Россия» көне һәм ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан ТР Чистай шәһәренең балалар һәм яшьләр иҗаты сараенда Халыклар дуслыгы фестивале узды. ТР Дәлә Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм район башлыгы Дмитрий Иванов чараның хөрмәтле кунаклары булдылар. (ФОТО)

 

Бәйрәм кунаклары игътибарына халык кәсебе, декоратив-гамәли сәнгать продукциясе күргәзмәсе оештырылган иде. Чистай районы территориясендә эшләп килүче төрле милли-мәдәни автономиләр вәкилләре үз гореф-гадәтләре, осталыкларын чагылдырган милли почмакларын тәкъдим иттеләр. Шулай ук алар кунакларны милли аш-су белән сыйладылар.

«Чистай уңай якка үзгәрә, — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин, — республикада 173 төрле милләт вәкиле яши, без барыбыз да бер зур гаилә булып яшибез».

Шулай ук Чистайда күп еллар бергә гомер кичерүче парларны хөрмәтләү тантанасы һәм халыклар дуслыгы фестивале узды. Чистай ЗАГСында 60 ел бергә гомер иткән Әхтәм һәм Тәскирә Яруллиннар һәм 50 ел бергә гомер иткән Ринат һәм Әминә Сәләховларны котладылар. Мондый гаиләләрне Фәрит Мөхәммәтшин республиканың алдын фонды дип атады.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Татарстанның мәгариф һәм фән министры татар теленнән яңа дәреслек әзерләнүен әйтте
Next: Казанда заманча татар мәдәнияте турында лекцияләр була

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности