Татарстанның Халыклар Дуслыгы йортында «Казан Идел буе халыкларының традицион костюмы» дип аталган тарихи-этнографик проектның икенче этабын гамәлгә ашыруны оештыру комитетының утырышы узды. (ФОТО)
Чарада Федерация Советының парламент эшчәнлеген регламентлау һәм оештыру комитеты рәисе урынбасары Александр Терентьев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова, Татарстан Республикасы Рәисенең Эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының Милли сәясәтне гамәлгә ашыру идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Ефимов, Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, Мәдәният һәм Татарстан Республикасы халыклары телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова, А. С. Пушкин исемендәге мәдәни үзәк директоры Галина Елистратова, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры вазыйфасын башкаручы Наталья Мясникова, шулай ук проектның фәнни консультантлары, Татарстан халыклары Ассамблеясенең Идел буе халыклары милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләре, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты мастерлары, белгечләре катнашты.
«Мин республика активы белән очрашуыма бик шатмын. Биредә туа торган проектлар аның байлыгына әверелеп бара. Күргәзмә үзе генә түгел, ә аның киң төркем энтузиастлар катнашында булдырылу процессы да кыйммәткә ия дип уйлыйм. Иҗади кешеләрне күрү бик шатландыра», — дип билгеләп үтте үзенең сәламләү сүзендә Александр Терентьев.
Татарстан Республикасында XIX гасыр һәм XX гасырның беренче яртысында Казан Идел буе территориясендә яшәгән халыкларның традицион киемнәрен торгызу буенча тарихи-этнографик проектны гамәлгә ашыру дәвам итә. Проект 2022 елда Ассамблея һәм Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты инициативасы һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән башланып киткән иде.
Проект кысаларында әйдәп баручы галимнәр, этнологлар, культурологлар һәм сәнгать белгечләренең эксперт төркеме тарафыннан музей үрнәкләре һәм тарихи-фәнни тикшеренүләр нигезендә, XIX гасыр – XX гасыр башы чорларында Казан Идел буе территориясендә яшәгән рус, татар (керәшен һәм мишәрләрне дә кертеп), башкорт, мари, мордва, чуаш һәм удмуртларның традицион костюм комплекслары торгызылды. Проектның беренче этабы кысаларында барлыгы 29 костюмлы комплекс әзерләнде. Алар киләчәктә мәгърифәтчелек эшчәнлеге өчен дә, уникаль традицияләр нигезендә Идел буе халыкларының заманча этномәдәни иҗат коллективларының стилистикасын формалаштыру буенча белем бирү һәм методик базаны үстерү өчен дә мөһим тарихи-мәдәни һәм рухи кыйммәткә ия. Шулай ук беренче тапкыр уникаль иллюстрацияле каталог әзерләнеп, басылып чыкты. Анда Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары буенча музей экспонатлары тәкъдим ителде.
Проектның йомгаклау нәтиҗәләрен тәкъдир итү, 2024 елда Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү алдыннан, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында планлаштырыла.
ТХДЙның мәгълүмат үзәге