Казахстанның Актубә татар һәм башкорт этнокультур бердәмлек вәкилләренең масаты Татарстан халыклар Дуслыгы Йорты эшчәнлеге белән танышу. Биредә алар өчен экскурсия уткәрделәр.Кунаклар төрле милли-мәдәни автономияләр тормышы һәм милли традицияләрне саклау тәҗрибәсе белән кызыксынды.
Делегациянең игътибарын биредәге күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге җәлеп итте. Биредә төрле милләт балалары туган телләре, мәдәниятләре һәм традициләрен өйрәнә.
Экскурсиядән сон Казахстан кунаклары Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының директоры Тимур Кадыров белән очраштылар. Биредә милли һәм мәдәни традицияләрне саклауга кагылышлы мәсәләләр кутәрелде. Актубә шәһәренең татар теле укытучысы Сания Насыйбуллина Гайнан Кормашев исемендәге яшәмбе мәктәбе эшчәнлеге турында сөйләде. Ул инде күп еллар дәвамында Актүбәдәге татар һәм башкорт вәкилләрен берләштерә һәм милли гадәтләрне саклауга зур өлеш кертә.
Гәүһәр Алиманова Казахстан дизайнерлары берлеге әгъзасы. Рәссәм һәм кием-салым дизайнеры булып эшли. Ул да очрашу барышында үзенең иҗаты турында сөйләде. Рәссам иҗат иткән күлмәкләр элекеге гореф-гадәтләр дә, хәзерге заман элементлары да чагыла. Шул рәвешле ул милли мирасның байлыгы һәм күптөрлеген күрсәтә.
Очрашу ахырында Актүбә шәһәренең татар һәм башкорт “Шатлык” этнокультур берләшмәсе җитәкчесе Эльвира Хабибуллина Татарстан халыклары йортына истәлекле бүләкләр тапшырды. Казахстаннан килгән кунаклар киләчәктә нәтиҗәле хезмәттшлек итү теләген белдерделәр.
Татарстан халыклар Дуслыгы Йортының мәгълүмәт үзәге.