Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында өч көнлек «Шигъриятнең сихри юллары» Бөтенроссия фестивален ачу тантанасы узды. Казанга Марий Эл, Мордовия, Чувашия, Башкортстан, Удмуртия, Алтай һәм Әзербайҗаннан күренекле әдәбиятчылар килде.
Фестиваль ачылышына кадәр мәртәбәле кунаклар «Әдәби Казан» экскурсиясе кысаларында Казан белән төбәкара гына түгел, ә гомумроссия һәм дөньякүләм масштабтагы әдәбият үзәкләренең берсе буларак таныша алдылар. Шулай ук кунаклар өчен Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты буенча экскурсия оештырылды.
Шулай ук язучылар һәм шагыйрьләр ТР Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән аралаша алдылар. Очрашу бер сәгатьтән артык дәвам итте һәм аның барышында Россия халыкларының милли әдәбиятлары өлкәсендәге казанышларга гына тукталып калмыйча, туган телләрдә язучы авторлар алдында торган актуаль мәсьәләләр һәм проблемалар да күтәрелде.
Фестивальне ачып, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев чираттагы тапкыр балалар һәм яшьләр арасында туган телләрне саклау мөһимлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта ул, бер-берсенә якынрак булу өчен, күрше халыкларның телләрен дә өйрәтергә чакырды.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов үз чыгышында төрле милләт әдәбиятының теге яки бу халыкның җанын аңларга ярдәм итүе турында сөйләде.
Кунаклар чыгышы һәм концерт программасыннан тыш, чара кысаларында мәктәп укучылары арасында үткәрелгән «Туган тел» республика әдәби конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү дә узды. Татарстан Республикасы районнарыннан 27 конкурсант җиңүче булды.
Фестиваль 17 декабрьдә Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын ябу тантанасы белән тәмамланачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге