Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстанның күпмилләтле яшьләре Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды

admin 08.05.2026

Бүген Казанда Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган патриотик акция узды. Милли-мәдәни берләшмәләр, Татарстан халыклары Ассамблеясе, республиканың күпмилләтле яшьләре вәкилләре һәм «хәтер йөрәге» акциясендә катнашучылар Мәңгелек утка һәм Билгесез солдат һәйкәленә чәчәкләр салды, шулай ук сугыш турында төрле телләрдә шигырьләр укыдылар.(ФОТО)

Чарада катнашучыларны Дәүләт Советының Мактаулы рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде.

Бүген без гадәттәгечә җиңүчеләрне, Бөек Җиңү өчен гомерләрен биргән сугыш каһарманнарын искә алабыз. Без әтиләребезгә, бабаларыбызга, Бөек Ватан сугышында җиңү яулаулары өчен хөрмәт һәм ихтирам күрсәтәбез, — дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин чарада катнашучыларга. – Актив эшчәнлегегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, сезне Җиңү көне белән котлыйм».

Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары ассамблеясенең яшьләр оешмасына, республиканың милли-мәдәни автономияләре вәкилләренә Ватанның Бөек геройлары батырлыгы турындагы тарихи хәтерне саклауга керткән зур өлешләре өчен рәхмәт белдерде. «Татарстан-Россия Федерациясенең иң күпмилләтле субъектларының берсе, республикада 175 халык вәкиле яши. Бездә 22 мең чит ил студенты белем ала, һәм бүген аларны бу чарада милли киемнәрдә күрү сөендерә», – дип билгеләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Чара кешелек тарихында иң канкойгыч сугышта һәлак булганнар истәлегенә бер минут тынлык, шулай ук мәңгелек утка чәчәкләр салу белән дәвам итте. Якшәмбе мәктәбе укучылары, Татарстан халыклары Ассамблеясе активистлары Идел буе халыклары телләрендә Муса Җәлилнең «Җырларым» шигырен укыды. Бүген паркта сугыш турында дөньяның төрле телләрендә шигырьләр яңгырады.

«Безнең өчен яшьләрнең мондый чараларда катнашуы бик мөһим, алар чын күңелдән ветераннарга җиңүләре өчен рәхмәт әйтә, катлаулы сугыш елларын, әтиләребез һәм бабаларыбызның батырлыкларын искә алалар. Мин аларга төрле буын, төрле милләт кешеләрен берләштергән зур җиңүләре өчен рәхмәт белдерәм, — бу безнең уртак җиңүебез, – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин журналистлар белән аралашканда. — Чәчәк салу тантанасында шулай ук Дәүләт Советы депутатлары Ирина Терентьева, Ренат Вәлиуллин, республиканың профильле министрлыклары һәм ведомстволары, яшьләр оешмалары вәкилләре катнашты. Чара гадәттәгечә Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе инициативасы белән, ТР Мәдәният министрлыгы һәм Яшьләр министрлыгы ярдәмендә үткәрелде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

Continue Reading

Previous: Рөстәм Миннеханов татарстанлыларны Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлады
Next: Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Җиңү Көне белән котлады

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57