Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Дуслык йортында Ассамблея Советы утырышы узды

Дуслык йортында Ассамблея Советы утырышы узды

admin 12.02.2020

(12 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Татарстан халыклары Ассамблеясе утырышы узды. Чарада оешманың узган ел эшчәнлегенә бәя бирелде һәм 2020 елга эш планы расланды. Утырыш ТР Дәүләт Советы рәисе — Ассамблея Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин рәислеге астында үтте. (ФОТО) (ВИДЕО)

Итоговое заседание Совета Ассамблеи народов Татарстана (12.02.20)

Утырышта ТР милли-мәдәни автономияләре, Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләре, ресурс үзәкләре җитәкчеләре, республиканың хакимият органнары вәкилләре катнашты.

Итоговое заседание Совета Ассамблеи народов Татарстана (12.02.20)

Гадәт буенча үз чыгышында Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан халыклары Ассамблеясенең республикада милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауга керткән зур өлеше турында әйтеп үтте. Шулай ук милли иҗтимагый оешмалар (барлыгы 239), Дуслык йортлары һәм үзәкләре (барлыгы 12), Ассамблея филиаллары һәм вәкиллекләренең (барлыгы 19) эшчәнлеге уңай бәяләнде.

IMG_6333

«Татарстанда милли сәясәтне чынга ашыру өлкәсендә 28 ел тырышып эшләү дәверендә без җәмәгатьчелекнең игътибарын милләтара татулык кебек мөһим мәсьәләләргә җәлеп итә, бөтен республиканың этномәдәни тормышын «җанландыра» алдык. Уртак йорыбыз – Татарстанны барлык халыклар өчен дә уңайлы итү безнең максатыбыз булып тора», — дип сөйләде Фәрит Мөхәммәтшин.

Алга таба утырышта Татарстан халыклары Ассамблеясе Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров, Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, «Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе» белем бирү үзәге директоры Маринэ Хухунашвили, Татарстан халыкларя яшьләр Ассамблеясе Советы рәисе Тимур Кадыйров һәм Ассамблеянең Нурлат районындагы вәкиллеге җитәкчесе, Нурлат шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты директоры Галина Терентьева чыгыш ясады.

Итоговое заседание Совета Ассамблеи народов Татарстана (12.02.20)

Көн тәртибе буенча Ассамблея Советы әгъзалары тарафыннан берничә сорау каралды: Ассамблея Составына «Казан поляклары» җирле иҗтимагый оешмасын кабул итү, республиканың Алексеевск һәм Буа муниципаль районнарында Ассамблея вәкиллекләрен ачу. Сораулар бер тавыштан уңай кабул ителде.

Итоговое заседание Совета Ассамблеи народов Татарстана (12.02.20)

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57