Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләрен котладылар

Казанда татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиада җиңүчеләрен котладылар

admin 10.02.2020

(10 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында IV Төбәкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың ябылу тантанасы узды. (ФОТО)

Олимпиада кысаларында укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар, шулай ук язучылар, галимнәр һәм сәнгать әхелләре белән очраштылар.

Олимпиада ябылу тантанасында Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, Раяз Фасыйхов, Ильназ Бах һәм Илсур Сафин кебек татар эстрадасы артистлары үз балалары белән чыгыш ясады.

Олимпиадада катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.

Илсур Һадиуллин үз чыгышында, быел олшимпиадада Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 163 укучы катнашты, дип сөйләде. Ул укучыларны татар халкының горурлыгы дип атады, туган телләре һәм халкы белән кызыксынуары өчен аларны үрнәк итеп куйды.

Шулай ук Илсур Һадиуллин педагогларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән аларга рәхмәтен белдерде.

Тантана олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: Татарстанда традицион халык бәйрәмнәренә әзерлек башланды
Next: Дуслык йортында Ассамблея Советы утырышы узды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности