Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Карелиядә Татарстан мәдәнияты көннәре үтәчәк

Карелиядә Татарстан мәдәнияты көннәре үтәчәк

admin 04.10.2015

(4 октябрь, 2015 ел) Чаралар 8-10 октябрь аралыгында 2017 елга кадәр булган сәүдә-икътисади, фәнни-техник, иҗтимагый һәм мәдәни хезмәттәшлек турындагы беркетмәгә туры китерелеп оештырылачаклар. Бу хакта Карелия рәсми сайтындагы хәбәрдә әйтелә.

Килешү 2015 елның 16 февралендә Татарстан делегациясенең Карелиягә кылган рәсми визиты барышында Карелия башлыгы Александр Худилайнен һәм Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан имзаланган иде.

Әлеге документ кысаларында 29 сентябрьдә Татарстан халыклары Дуслык Йорты, Иҗтимагый оешмаларның Карелия ресурс Үзәге һәм «Чулпан» татар мәдәнияте җәмгыяте (Петрозаводск шәһәре) арасындагы хезмәттәшлек турындагы Килешү имзаланды.

Мәдәният көннәре барышында Татарстан фильмнары күрсәтеләчәк, этномәдәни инициативаларны тормышка ашыру буенча түгәрәк өстәл, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләренең иҗади очрашулары, халык һөнәрләренең күргәзмә-ярминкәсе оештырылачак.

Мәдәният көннәрен 9 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Карелия Республикасының Милли китапханәсендә тантаналы рәвештә ачачаклар. 10 октябрьдә үтәчәк Татарстанның сәнгать осталары концерты үзәк чара булып торачак. Анда Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57