(17 декабрь, 2015 ел) Казан Кремле музей-тыюлыгы «Алма чәй» программасы оештыра. Тарихта беренче мәртәбә 18 декабрь көнне 15:00 — 20:30 сәгатьтә биредә зур проект узачак.
Салкын кыш көннәрендә җылы чәй эчәсе килә. Безнең республикада чәй милли эчемлек кенә түгел, ул кунакчыллыкның бер күрсәткече дә. Салкын кышкы көннәрдә киптерелгән алмалы чәйләр җәйге көннәрне искә төшерә, ди музей хезмәткәрләре. Казан Кремле музейларында бу көнне чәйләү гореф-гадәтләре, аның тарихы белән якыннанрак танышырга мөмкин булачак.
«Алма чәй» программасы:
Татарстан дәүләтчелеге тарихы музеенда, 15.00-15.50 сәгатьтә Руслан Бушков дәресе («Көнчыгыш белән Көнбатыш әңгәмәсендә чәй урыны») узачак, «Кукмара самавыры» презентацияләнәчәк.
Татарстан табигать тарихы музее, 16.00-16.30 сәгатьтә «Ньютон алмысы» программасы.
Благовещение чиркәве тарихы музеенда, 16.45-17.20 сәгатьтә «Яңа ел эко-уенчыклары» мастер-классы һәм «Живописные Миниатюры» мастер-классы.
Ислам мәдәнияте музее үз кунакларын 16.45-18.20 сәгатьләрдә «Шәрыкъны аңлыйм дисәң…» программасында көтә. Биредә чәй остасы Фәнил Мәхмүтов белән очрашу һәм «Талкыш кәләвә серләре»н ачу көтелә. Монда шулай ук «Каллиграфия осталыгы» (Заманча гарәп һәм чин каллиграфиясе) белән дә танышырга мөмкин булачак.
Туп сарае музеена 16.45-17.30 сәгатьтә килергә мөмкин. Нәкъ шул вакытта монда Hemingway ресторанының «Салкын прәннекләр», «Чәйнекләр һәм чынаяклар», «Чәй булса, ни дә куркыныч түгел» мастер-класслары узачак.
«Манеж» күргәзмә залында, 18.30 – 20.30 сәгатьтә «Манеж»да музыкаль кичә. Биредә «Sforzando» оркестры чыгыш ясый.
Туп сарае остаханәсендә, 18.30-20.00 сәгатьтә «Җомга киче» чарасында татарларның халык җырларын тыңларга һәм халык биюләрен тамаша кылырга мөмкин булачак.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды