(21 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Дуслык һәм татулык тематик дәресләре узды. Чара Туган тел көненә багышланган иде. Дәресләрдә Казан шәһәре Идел буе районы мәктәпләренең 250 җиденче сыйныф укучылары катнашты. (ФОТО)
Укучыларга Дуслык йорты буйлап экскурсия оештырдылар, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, милли-мәдәни автономияләр, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге, республика территориясендә яшәүче халыклар турында сөйләделәр.
Дәресләрнең белем бирү өлешендә укучыар интерактив формада туган телне һәм милли үзенчәлекләрне саклау турында фикер алыштылар. Иң актив катнашучылар һәм кызыклы җаваплар авторларына Ассамблея һәм Дуслык йортыннан бүләк тапшырылды.
Финал өлешендә укучылар концерт карады. Анда «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле, «Сакартвело» грузин биюе ансамбле, Казан шәһәре төрекләренең милли-мәдәни автономиясе вәкиле Диләрә Дамар, «Сантош» һинд биюе ансамбле солисты Зөлфия Кәримова, Татарстанның Африка студентлары Союзы вәкиле Оливер Мукенди чыгыш ясады, №27 татар гимназиясе укучысы Әмирхан Исхаков Роберт Миңнуллинның «Туган тел» шигырен сөйләде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге