Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казан укучыларына туган телне саклау мөһимлеге турында искәрттеләр

Казан укучыларына туган телне саклау мөһимлеге турында искәрттеләр

admin 21.02.2020

(21 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Дуслык һәм татулык тематик дәресләре узды. Чара Туган тел көненә багышланган иде. Дәресләрдә Казан шәһәре Идел буе районы мәктәпләренең 250 җиденче сыйныф укучылары катнашты. (ФОТО)

Укучыларга Дуслык йорты буйлап экскурсия оештырдылар, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, милли-мәдәни автономияләр, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе эшчәнлеге, республика территориясендә яшәүче халыклар турында сөйләделәр.

Дәресләрнең белем бирү өлешендә укучыар интерактив формада туган телне һәм милли үзенчәлекләрне саклау турында фикер алыштылар. Иң актив катнашучылар һәм кызыклы җаваплар авторларына Ассамблея һәм Дуслык йортыннан бүләк тапшырылды.

 Финал өлешендә укучылар концерт карады. Анда «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, «Жемчуженки» күпмилләтле вокаль ансамбле, «Сакартвело» грузин биюе ансамбле, Казан шәһәре төрекләренең милли-мәдәни автономиясе вәкиле Диләрә Дамар, «Сантош» һинд биюе ансамбле солисты Зөлфия Кәримова, Татарстанның Африка студентлары Союзы вәкиле Оливер Мукенди чыгыш ясады, №27 татар гимназиясе укучысы Әмирхан Исхаков Роберт Миңнуллинның «Туган тел» шигырен сөйләде.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Continue Reading

Previous: ВИДЕО: Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты 2019 ел эшчәнлеге нәтиҗәләре
Next: Татарстанлылар мәдәният һәм сәнгать өлкәсендәге барлык грантлар турында бер чыганактан укып белә ала

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57
Политика обработки персональных данных Согласие на обработку персональных данных

Мы используем файлы cookie. Оставаясь на сайте, вы соглашаетесь с политикой конфиденциальности