Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда башкорт шагыйре Мостай Кәримнең 105 еллыгын билгеләп үттеләр

Казанда башкорт шагыйре Мостай Кәримнең 105 еллыгын билгеләп үттеләр

admin 21.10.2024

Башкорт язучысы, шагыйрь һәм драматург Мостай Кәримнең 105 еллыгы уңаеннан аның һәйкәле янында  истәлегенә һәм иҗатына багышланган чара узды.

Чараны әзерләүдә һәм уздыруда Татарстан халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин, Халыклар дуслыгы йорты директоры, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Тимур Кадыйров, ТР башкорт милли-мәдәни автономиясе, Казан дәүләт мәдәният институты вәкилләре катнашты.

Чара Татарстан Халык артисты, Башкортстанның атказанган артисты Рөстәм Асаевның чыгышы белән башланып китте. Сәламләү сүзләре белән чарада катнашучыларга хакимият органнары, иҗтимагый оешмалар, мәгариф учреждениеләре вәкилләре, шулай ук әдипләр мөрәҗәгать итте.

«Татарлар һәм башкортлар тугандаш халыклар, алар бер кош канаты кебек. Мостай Кәрим иҗатында татар-башкорт дуслыгы ачык чагылган. Бу чара тагын бер кат безнең ныклы рухи-мәдәни элемтәләрне ассызыклый», — диде Ренат Вәлиуллин.

 

 

“Безнең башкорт мәдәни-милли автономиясе һәм яшьләр ата-бабаларыбыз истәлеген хөрмәт итә, ел саен шундый матур чара үткәрә. Инде икенче ел анда мәдәният институты да актив катнаша, — дип мөрәҗәгать итте кунакларга Тимур Кадыйров.

Мәртәбәле кунаклар чыгышларыннан соң Мостай Кәрим һәйкәленә чәчәкләр куйдылар. Чара жыр-моң, шул исәптән Мостай Кәрим шигырьләре белән тәмамланды.

Белешмә:

Социалистик Хезмәт Герое, Башкортстан АССРның халык шагыйре, язучы һәм драматург Мостай Кәримгә һәйкәл 2020 елның августында ачылды. Ачылу тантанасында Рәис Рөстәм Миңнеханов һәм Башкортостан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

ТХДЙ мәгълъмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 25 еллык юбилеен билгеләп үтте
Далее: Татарстан башкаласында казах шагыйре Абай Кунанбаевка һәйкәл ачтылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57