(10 февраль 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында IV Төбәкара татар теле һәм әдәбияты буенча олимпиаданың ябылу тантанасы узды. (ФОТО)
Олимпиада кысаларында укучылар татар теле һәм әдәбияты буенча белемнәрен сынадылар, шулай ук язучылар, галимнәр һәм сәнгать әхелләре белән очраштылар.
Олимпиада ябылу тантанасында Халыклар дуслыгы йортының «Алтын» хореография мәктәп-студиясе, Раяз Фасыйхов, Ильназ Бах һәм Илсур Сафин кебек татар эстрадасы артистлары үз балалары белән чыгыш ясады.
Олимпиадада катнашучыларны ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илсур Һадиуллин һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков котлады.
Илсур Һадиуллин үз чыгышында, быел олшимпиадада Россия Федерациясенең 21 төбәгеннән 163 укучы катнашты, дип сөйләде. Ул укучыларны татар халкының горурлыгы дип атады, туган телләре һәм халкы белән кызыксынуары өчен аларны үрнәк итеп куйды.
Шулай ук Илсур Һадиуллин педагогларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы исеменнән аларга рәхмәтен белдерде.
Тантана олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү белән тәмамланды.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге