Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда заманча татар мәдәнияте турында лекцияләр була

Казанда заманча татар мәдәнияте турында лекцияләр була

admin 21.03.2019

(21 март 2019) «Ачык университет» белем бирү платформасы 4 апрельдә заманча татар мәдәниятенә багышланган яңа курс лекцияләрен башлап җибәрәчәк. Бу хакта проектның оештыручысы «Акыл фабрикасы» гамәли белем бирү мәктәбе үзенең социаль челтәр сәхифәсендә хәбәр итә. 

Лекцияләрдә татар музыкасы, кино, бию, әдәбият, архитектура һәм театр өлкәләрендәге үсеш-үзгәрешләр һәм хәрәкәтләр турында сөйләнәчәк. Лекторлар исемлегендә — шагыйрь Йолдыз Миңнуллина, театр белгече Нияз Игъламов, биюче Нурбәк Батулла, әдәбият галиме Әлфәт Закирҗанов, музыкант Рәдиф Кашапов һәм башкалар.

Дәресләр бер ай дәвамында атнага ике тапкыр пәнҗешәмбе (19.00 — 20.30) һәм шимбә (13.00 — 16.00) Заманча сәнгать галереясендә (Карл Маркс урамы, 57) узачак. Бу курс журналистларга, сәнгать белгечләренә, укытучыларга, студентларга һәм мәдәният хезмәткәрләренә кызык булачак, дип яза проектның оештыручылары.

Катнашырга теләүчеләргә 30 мартка кадәр гаризаларны онлайн тапшырырга кирәк.

  • Әлеге курс — «Ачык университет»ның икенче проекты. Моңа кадәр февральдә университет урта гасыр тарихына багышланган лекцияләр ачып җибәрде. Апрель аенда курсны тәмамлаучылар дәүләт тарафыннан расланган таныклыклар алачаклар.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Чистайда Дуслык фестивале узды
Далее: Нәүрүзнең биш яңалыгы: төрки һәм иран халыклары бәйрәме нәрсә белән истә калды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57