Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанга татар халкы тарихын өйрәнгән галимнәр җыела

Казанга татар халкы тарихын өйрәнгән галимнәр җыела

admin 15.11.2017

(15 ноябрь, 2017 ел) Татарстан фәннәр академиясендә 16-17 ноябрь көннәрендә 10.00 сәгатьтә “Глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге” дигән халыкара фәнни-гамәли конференция булачак. Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан фәннәр академиясе, Фәннәр академиясенең Исламны өйрәнү үзәге оештырган фәнни-гамәли халыкара конференциядә глобализация шартларында татар халкының этно-дини тәңгәллеге хакында фикер алышачаклар. Конференциядә берничә секция һәм түгәрәк өстәл эшләячәк.

Конференциянең пленар утырышында Татарстан фәннәр академиясенең вице-президенты, академик Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров, Татарстан мөфтиенең урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдинов, шулай ук Екатеринбург, Омск, Бишкәк, Минск шәһәрләреннән килгән галимнәр төрле төбәкләрдә яшәүче татарларның дини яктан яшәеше, глобализация шартларында татар теленең торышы турында чыгыш ясарга җыена.
Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: «Йортыбыз – Татарстан 2017» фестиваленең гала-концерты турында сюжет (ВИДЕО)
Далее: Халыклар Дуслыгы йорты чит ил һәм Россиянең фәнни берләшмәсе делегациясен кабул итте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57