Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанга «Татарстанның яшь армиясе» килде

Казанга «Татарстанның яшь армиясе» килде

admin 19.08.2024

Казан елга портына « Татарстанның яшь армиясе»  катеры килде.  Чараны оештыручылар «Дөреслектә көч «  Бөтенроссия агитация-пропаганада акциясендә катнаша. Диверсияләргә каршы торучы катер Каспий флотилиясенә карый. (ФОТО)

Катерны тантаналы  чара  белән каршы алдылар. Экипаж һәм катнашучыларны Татарстанның  яшьләр эшләре министры урынбасары һәм республиканың  хәрби коммиссары урынбасары полковник Руслан Мухамедшин сәләмләде.

Әлеге чара Россиянең хәрби көчләрендә хезмәт итүне  популярлаштыру һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү максатыннан оештырыла.

Каспий флотының «Татарстан яшь армиясе»  катеры Яшел Үзәннең Горький исемендәге  суднолар төзү заводында эшләнгән.  Аның командиры -өлкән мичман Альберт Эрзиманов әйтүенчә, катер ел да Санкт-Петербургның  хәрби-дингез парадында катнаша.

Бирегә килүчеләргә  катер буенча экскурсия үткәрделәр.  Чараның концерт өлешендә  Татарстан Халыклары Ассамблеясе  һәм халыклар Дуслыгы Йорты иҗат коллективлары чыгыш ясады.

Әлеге акция барышында теләге булган һәркем махсус хәрби операциядә  катнашучыларга хатлар язды.

Тантаналы чараның мөһим өлеше Татарстан мәктәпләрендә укучыларын «Яшь армиягә» кабул итүгә багышланды. 80 нән артык бала яшь армияче антын укып Бөтенроссия хәрби-патриотик хәрәкәтенә  кушылды.

Чарада Татарстанның 500 дән артык укучысы , шулай ук башкалада яшәүчеләр  һәм кунаклар катнашты.

Исегезгә төшерәбез, быелның 23 нче апрелендә әлеге акция кысаларында Казанга агитация поезды килгән иде. Аның вагоннарында Россия Хәрби көчләрендәге экспонатлар белән таныштырдылар.

ТХДЙ мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57