Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировның юбилеена Казанда бәйрәм кичәсе уткәреләчәк

Халкыбызның мәшһүр җырчысы Илһам ага Шакировның юбилеена Казанда бәйрәм кичәсе уткәреләчәк

admin 27.01.2015
(27 гыйнвар) Иртәгә, 28 гыйнварда, татарның мәшһүр җырчысы һәм мәдәният хезмәткәре Илһам ага Шакировның 80 яшьлек юбилее уңаеннан, Казанда бәйрәм кичәсе була.

Очрашу гадәти булмаган формада уздырыла. “Калеб” иҗат берләшмәсе җырчының дусларын һәм хезмәттәшләрен, аның иҗатын сөючеләрне музыкаль буфетка чакыра. Биредә кунаклар яшь шагыйрьләрнең Илһам Шакировка багышланган яңа шигырьләрен тыңлый алачаклар, шулай ук Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары башкаруында халык, классик һәм татар композиторларының җыр-моңнарын ишетергә мөмкин.

Очрашу гадәти булмаган формада уздырыла, иҗат кичәсенең төп сәбәпчесе белән чәй өстәле артында утырып сөйләшү мөмкинлеге туачак. Иҗат вәкилләре буларак Разил Вәлиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Кадыйм Нуруллин – кичәнең махсус кунаклары, дип хәбәр итә Казан мэриясе сайты оештыручыларга сылтама белән.

Бәйрәм программасында шулай ук Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина, Булат Ибраһимов, Эльвира Һадиева, Рифат Сәлах, Эльнар Байназаров катнашачак.

Искәртеп үтәбез: 13 март көнне Мәскәүнең Кремль Дәүләт сараенда легендар җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның юбилей концертын уздыру планлаштырыла. “Җырларда тормыш һәм илһам…” дип аталган программа җырчының 80 яшьлек юбилеена багышлана. Бу турыда “Татар-информ” агентлыгы 19 гыйнварда ук хәбәр иткән иде.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57