Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Күпмилләтле Казан — Бию» фестиваленә гаризалар кабул ителә

«Күпмилләтле Казан — Бию» фестиваленә гаризалар кабул ителә

admin 22.10.2019

(22 октябрь 2019) Татарстан башкаласында «Күпмилләтле Казан — Бию» милли мәдәният фестивалендә катнашу өчен гаризалар кабул ителә. Фестивальне Казан башкарма комитеты һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе оештыра.

Фестивальдә 16 яше тулган милли-мәдәни иҗтимагый оешмалар, мәдәни милли үзәкләр, үзешчән фольклор-этнографик коллективлар, Казанның мәдәният һәм мәгариф учреждениеләре иҗат берләшмәләре вәкилләре катнаша ала.

Гаризалар видеопрезентация формасында 5 ноябрьгә кадәр кабул ителә. Иң әйбәт дип табылган чыгышлар фестивальнең 5 декабрь көнне Ленин исемендәге мәдәни-ял итү компексында узачак Гала-концертында тәкъдим ителәчәк.

Катнашу шартлары һәм гариза тутыру үрнәген фестивальнең положениесыннан белергә мөмкин.

«Күпмилләтле Казан» уртак бренды астында фестиваль тәүге тапкыр гына үткәрелми. Мисалга, узган елны «Күпмилләтле Казан — Балалар» фестивале оештырылган иде.

Фестивальне Казан башкарма комитетының телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән үзара бәйләнешләр бүлеге, Мәдәният идарәсе, Мәгариф идарәсе, Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге һәм ТР Мәдәният министрлыгы оештырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Яшьләр Ассамблеясе катнашында төшерелгән фильм конкурста беренче урынны яулады
Далее: Татарстанда Башкорт мәдәнияте һәм мәгарифе көннәре башланып китте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57