(27 гыйнвар) Безнең төп бурыч — 1941-1944 еллардагы вакыйгаларның халык хәтерендә генә саклануы һәм башка беркачан да кабатланмавы, диелгән мөрәҗәгатьтә.
ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Ленинградны блокададан азат итүгә 71 ел тулу уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте.
«Бүген без Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итү көнен билгеләп үтәбез. Бу көн Россиянең сугыштагы батырлыклары тарихына Сугышчан дан көне буларак кергән. Бөек Ватан сугышы барышында иң озыны саналган Ленинград өчен көрәш 900 көнгә якын дәвам иткән һәм әлеге көннәр совет халкының батырлык символына әверелгән. Хәрби тарихчылар билгеләп узганча, бөтен сугышлар тарихында дөньяның бер генә шәһәре дә Җиңү өчен Ленинград биргән кадәр гомер корбан итмәгән.
Быел без истәлекле дата — Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәбез. Әмма, 1945 елның 9 май иртәсен якынайту өчен, кайчагында кеше мөмкинлекләре чиген дә узган батырлыклар кылынган, шул исәптән Ленинградны саклаган вакытта да. Безнең бурыч — әлеге дәһшәтле елларда шәһәрне саклаган һәм азат иткән, кайчагында үз гомере бәрабәренә «Тормыш юлы» буенча камалышта калган шәһәрнең ил белән элемтәсен тәэмин итүчеләрне дә, мәңгелеккә Пискарев зиратында ятып калучыларны да искә алу.
Ватаныбыз тарихыннан күренгәнчә, халкыбызга һәрчак үз җирен читтән янаган куркынычтан сакларга туры килгән. Батырлык һәм Ватанга чын күңелдән бирелгәнлек — Россия халкын башкалардан аерып торган сыйфат. Үз гомерләре бәрабәренә азатлык китерүчеләр һәм киләчәк буыннарга иминлек тәэмин итүчеләр хатирәсенә без лаеклы булырга тиеш.
Әмма ил өчен әлеге куркыныч көннәрнең батырларын истә тотарга һәм хөрмәт итәргә генә тиеш түгелбез. Безнең төп бурыч — 1941-1944 еллардагы вакыйгаларның халык хәтерендә генә саклануы һәм башка беркачан да кабатланмавы», — диелгән ТР Премьер-министры мөрәҗәгатендә.