Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Пушкинны укыйбыз, җырлыйбыз, искә алабыз

Пушкинны укыйбыз, җырлыйбыз, искә алабыз

admin 06.06.2020

(6 июнь 2020) Рус теле көне уңаеннан Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты Россиянең бөек шагыйре Александр Пушкинны хөрмәтләп искә алдылар.

«Бергәләп Пушкинны укыйбыз» онлайн-флэшмобы

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты социаль челтәрләрдә «Бергәләп Пушкинны укыйбыз» дип аталган онлайн-флэшмоб оештырдылар. Флэшмоб ел саен 6 июнь, рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкин туган көнне билгеләп үтелүче Рус теле көне уңаеннан үтте.

11

Нәтиҗәдә, Инстаграм һәм ВКонтакте челтәрләрендә акция дәвамында барлыгы 800 видеотасма урнаштырылу билгеле булды. Алар арасыннан иң күп лайкны Африка студентлары Союзы рәисе Оливер Мукенди һәм ТР әрмән милли-мәдәни автономиясенең яшьләр бүлеге вәкиле Анаит Хачатурян чыгышлары җыйды.

Оливер Мукенди

Әлеге флэшмобта катнашкан видеотасмаларны #ДружноЧитаемПушкина #ТатарстанЧитаетПушкина #КазаньЧитаетПушкина хэштеглары аша табарга мөмкин.

Ирек Шәрипов Рус теле белән котлады

Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Татарстанның Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов күпмилләтле Татарстан халкын Рус теле көне уңаеннан котлады.

Ирина Александровская «ТР Рус традицион мәдәнияте» проекты турында сөйләде

1522920093

ТР Иҗтимагый палатасының Мәдәният буенча комиссия рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская addnt.ru порталы өчен махсус интервью бирде. Интервьюда ул Татарстанда Рус теле көнен бәйрәм итү, «ТР Рус традицион мәдәнияте» проекты турында сөйләде һәм башка күп кенә кызыклы мәгълүматны җиткерде. Әлбәттә, татарстанлыларны бәйрәм белән котлады.

Интервьюны сылтама аша узып укырга мөмкин.

Ассамблея һәм Дуслык йорты вәкилләре Рус теле көненә багышланган онлайн-концертта катнашты

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортының яшь вәкилләре, Казан шәһәренең Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары А.С. Пушкинның «Руслан и Людмила» поэмасыннан «У Лукоморья» дип аталган өзегенә балалар чыгышын төшерделәр. Рус теле көне һәм Александр Пушкин туган көн уңаеннан оештырылган концертның тулы версиясе «ТНВ» телеканалында күрсәтелде.

12

Чит ил студентлары рус романсларын башкарды

Казан югары уку йортларында белем алучы чит ил студентлары А.С. Пушкинның «Я помню чудное мгновенье», «В крови горит огонь желанья», «Я вас любил» кебек шигырьләренә рус композиторлары Михаил Глинки һәм Борис Шереметьев иҗат иткән романсларны башкарды.

ПушкинФест онлайн-фестивале кысаларында үткән чаралар циклы 6 июнь көнне Татарстанның эре берләшмәләренең социаль челтәрләрендә узды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57