(15 декабрь, 2015 ел) ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының чираттагы утырышында РФның гомуми белем бирү оешмаларында рус телен һәм рус әдәбиятын укыту Концепциясе проекты һәм ТРның «Мәгариф турында»гы һәм «ТР дәүләт телләре һәм ТРда башка телләр» законнарының үтәлеше хакында фикер алыштылар.
Комитет җитәкчесе Разил Вәлиев фикеренчә, сыйфатлы филологик белем булмый торып, рус телен дә, туган телне дә өйрәнеп булмый.
«Шуңа да дәүләт теле буларак рус телен өйрәнергә һәм белергә кирәклеге бернинди дә шик тудырмый. Әлеге Концепция гыйльми тирәлектә дә, укытучылар арасында да зур кызыксыну уятты. Әлеге Концепцияне булдыру өстендә эш алып барган эшче төркемне РФ Дәүләт Думасы Рәисе Сергей Нарышкин җитәкләве — аның ни дәрәҗәдә мөһим документ булуын ассызыклый, — диде ул. — Әмма күп кенә төбәкләрдә әлеге Концепция шактый күп сорау тудырды, аеруча да аның туган телне өйрәнүгә кагылган өлеше кызыксыну тудырды».
Разил Вәлиев бу уңайдан Сергей Нарышкинга Фәрит Мөхәммәтшинның хат юллавын хәбәр итте. Анда исә төбәкләрнең ихтыяҗларын исәпкә алу соралган.
РФ мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов хәбәр иткәнчә, әлеге Концепция, аны эшләүчеләр фикеренчә, мәктәпләрдә филологик белем бирүнең нигезен тәшкил итәргә тиеш.
Аны булдыручылар күп тапкырлар утырышлар уздырган һәм ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, Концепциядә язылган өлешләр белән килешмәгән очракта, үз фикерен белдергән. Моннан тыш, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Сергей Нарышкин исеменә хат юллаган.
«Документ берничә өлештән тора. Аның беренче өлешендә замана белем бирү системасында рус теле һәм әдәбиятына, икенче өлеше рус теле һәм әдәбиятын өйрәнү, өченчесе туган теле рус теле булмаган һәм чит тел буларак рус телен өйрәнү, дүртенче өлеш рус теле һәм әдәбиятын укыту мәсьәләләрен чишүгә юнәлдерелгән», — диде министр урынбасары. Ул, шулай ук, Концепция кабул ителгән очракта, нинди үзгәрешләр булачагына кыскача тукталып үтте.
Концепция рус теле һәм әдәбиятын өйрәнүдә теория белән гамәли өлешнең тигезләшүен, укуга игътибарны арттыру, яңа дәреслекләр булдыру, рус телен һәм әдәбиятын берләштереп, бер фән буларак өйрәнү, БДИны база һәм профиль баскычларына бүлү (база өлешендә язу һәм телдән имтихан, профильдә филология һәм лингвистика буенча белем алырга теләүчеләр өчен имтихан бирү) һ.б. күздә тота.
Илдар Мөхәммәтов сүзләренчә, РФда 4 меңләп мәктәптә туган телдә белем бирелә. Концепция авторлары исә бу дәүләтне таркату һәм халыкның аерымлавына, бүленүенә китерергә мөмкин дип саный. ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы әлеге фикер белән килешмәвен, Концепция авторлары тарафыннан рус телен өйрәтүнең бердәм системасын булдырып, төп фәннәрне рус телендә укытурга кирәк дигән фикергә дә каршы булуын белдерде ул.
«Бу туган телдә белем бирүне бөтенләй дә бетерәчәк. Безнеңчә, милли мәгарифкә игътибар итеп, безнең тәкъдимнәрне исәпкә алган очракта гына, әлеге Концепция кабул ителергә мөмкин», — диде Илдар Мөхәммәтов чыгышында.
Разил Вәлиев Фәрит Мөхәммәтшинның Сергей Нарышкин белән очрашуын, әлеге мәсьәлә буенча фикер алышканнарын һәм ТР Дәүләт Советы Рәисенең хаты Концепцияне булдыру өстендә эшләүче эшче төркем әгъзаларына тапшырылуын хәбәр итте.
«Төп фәннәрне рус телендә укытырга дигән пункт РФ Конституциясенең «Телләр турындагы законы»на каршы килә. РФның теләсә кайсы гражданы, закон нигезендә, туган телендә белем алырга хокуклы. Бу Концепция кабул ителгән очракта, милли мәгариф бөтенләй бетәчәк. Россиядә милләтләр арасында тынычлыкны саклап калу өчен милли мәгарифне һәм туган телгә бәйле Концепцияләр дә кабул итәргә кирәк булачак», — диде комитет җитәкчесе.
ТР парламентының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты әгъзасы Илшат Әминов: «Бу Концепция Россиядә милли мәгарифне юк итүгә корылган. Әгәр ул кабул ителә икән, аның артыннан Концепцияне гамәлгә куя торган законнар кабул ителәчәк. Мин үзем рус телен төп фән буларак укыткан мәктәптә белем алдым. Әгәр дә авылга кайтып һәм гаиләмдә татарча сөйләшмәсәләр, татар телен белмәгән булыр идем», — дип, үз мисалында проблеманы нигезләде.
БТК БК рәисе Ринат Закиров та әлеге Концепциянең кайбер өлешләре белән килешмәвен белдерде.
«Бу проблема безнең өчен яңа түгел. Без барыбыз да 1990 елларны яхшы хәтерлибез — меңәрләгән халык урамнарга чыгып, туган телне укыту мәсьәләсен күтәрде. Ике дәүләт телендә дә белем бирү — безнең өчен зур дәрәҗә. Концепция авторлары төбәкләрнең тормышын төптән өйрәнмәгән, күрәсең. Үзара тынычлык булганда гына теләсә кайсы кыенлыкны җиңеп була. Бу исә низагларга китерергә мөмкин. Татар дөньясы моның белән килешә алмый һәм мин җитәкләгән Бөтендөнья татар конгрессы да Сергей Нарышкинга үз фикерен белдереп хат юллады», — диде.
«Милли мәктәбе, милли мәгарифе булмаган милләтнең киләчәге юк. Әгәр дә безнең мәктәбебезне, мәгарифебезне, туган телебезне бетерергә телиләр икән, димәк, бу безнең татар милләтенә, башка милләтләргә каршы Концепция дигән сүз. Бу — бөтен Россиягә каршы Концепция, чөнки без күп милләтле илдә яшибез», — диде Разил Вәлиев һәм Татарстан тарафыннан тәкъдимнәргә Концепцияне булдыручы эшче төркемнең нинди җавап бирүенә бәйле рәвештә, алга таба бу мәсәьәләне чишәргә тырышачакларын белдерде.
Мәгълүмат http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды