(7 сентябрь, 2017 ел) Республикакүләм Татарстанның фин-угыр халыклары иҗаты фестиваленә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризаны 2017 елның 1 октяберенә кадәр бирергә мөмкин.
Татарстанның фир-угыр халыклары фестивале мордва, марый һәм удмуртларның фолmклор башкару жанрларын һәм традицион декоратив-гамәли сәнгать үрнәкләрен саклау һәм үстерү, халык мәдәниятына игътибарны арттыру максатыннан оештырыла.
Фестивальнең оештыручылар — Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты, Яр Чаллы шәһәренең «Чишмә» Халыклар Дуслыгы йорты һәм Яр Чаллы шәһәренең мәдәният идарәсе. Фестивальнең гала-концерты Яр Чаллы шәһәрендә 2017 елның 22 октяберендә узачак.
Чарада катнашу һәм гариза тутыру шартлары белән сылтама аша узып белергә мөмкин.
Халыклар Дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге