Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» фестивалендә 40 мең кеше кунак булды

«Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» фестивалендә 40 мең кеше кунак булды

admin 29.07.2024

26-28 июль көннәрендә Зөядә, XVI–XXI гасыр рус мәдәниятенә багышланган,  «Россиянең рухи бердәмлеге-дөньяга юллама!» исемле уникаль фестиваль булып узды. Фестиваль узган көннәрдә биредә 40 меңнән артык кеше җыелды.

Фестиваль кунаклары рус мәдәнияте белән һәръяклап, ягъни рухи һәм фольклор музыка, рәсем сәнгате, архитектура һәм һөнәри юнәлешләрдә таныша алдылар. Өч көннең һәркайсы аерым чорны тасвирлап, катнашучыларга һәм тамашачыларга шул вакыт атмосферасына тирәнрәк кереп танышырга мөмкинлек бирде.

Фестивальдә мәртәбәле кунак- Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Шулай ук Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе басмасы – «Безнең йорт – Татарстан» журналының баш мөхәррире Наталья Вяткина кунак булдылар.

Раштуа мәйданының музыкаль сәхнәсендә фольклор коллективлар рус музыкаль мәдәниятен традицион һәм заманча итеп тәкъдим итә алдылар. Зөя гыйбадәтханәләрендә Россиянең төрле төбәкләреннән 12 хор һәм Белград шәһәреннән «Моисей Петрович» Серб Византия хоры чыгыш ясады.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57