(30 сентябрь, 2016 ел) Татарстанның Биектау районы Калинино авылы янәшәсендә “Карадениз” мәчете комплексы төзелеше бара. Аны «Рубин» уенчысы Гөкдениз Карадениз төзетә. 60 миллион сумлык комплекс киләсе елның җәенә ачылачак, ди төзүчеләр. Биектау районында бу инде 49нчы мәчет булачак.
Гөкдениз Карадениз исемендәге әлеге мәчет комплексының нигезенә беренче таш быел июнь аенда салынды. Хәзерге вакытта манаралар күтәртү эшләре бара. Шунысы кызык: мәчетнең ике манарасы да ике төрле стильдә булачак: берсе – татар, икенчесе – төрек. Бу – төрек архитекторының иҗат җимеше. Биеклеге 23 метр, мәйданы 300 квадрат метр булган мәчет төзү өчен 60 миллион сум кирәк. Утыз миллионы инде эшкә җигелгән, аны мәчет өчен дип Карадениз бирә, ә калган 30 миллион өлешен комплекска төрек эшмәкәрләре кертәчәк дип белдерде төзелеш өчен җаваплы төрек эшкуары.
“Мәчетнең архитектурасы катлаулы. Биредә идән астындагы бер катында (цоколь) хатын-кызларның юыну бүлмәсе, кафе урнашачак. Беренче катта намаз залы, юыну бүлмәсе һәм имам өчен ике бүлмәле фатир да булачак. Бригадабыз зур түгел, шулай да киләсе елның җәенә, Уразага мәчетне төзеп бетереп, кулланышка кертербез, дип торабыз. Мәчетне төрек һәм үзбәк эшчеләре төзи, төзелеш материаллары җирле – казанныкы”, диде ул. Әңгәмәдәшебез исемен әйтергә, камерага карап сөйләргә теләмәде.
Узган елның ноябрендә Рубин футболчысы Гөкдениз Карадениз Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашкан иде. Сүз республикада профессионал һәм балалар спортын, шулай ук Рубин такымын үстерү турында барды дип хәбәр ителде.