Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла

Санкт-Петербургта “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла

admin 19.12.2015

(19 декабрь, 2015 ел) Декабрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте көннәре уздырыла. Әлеге чара кысаларында бүген, 19 декабрь Санкт-Петербургның Красносельский районында “Луч – Нур” милли мәдәният йортын ачу тантанасы уздырыла.

“Татар-информ” МА алдан хәбәр иткәнчә, бу Россиянең төньяк-көнбатышында төзелгән беренче Татар милли-мәдәни үзәге булачак. Гомуми мәйданы 1 мең кв.мдан артык булган әлеге йорт бинасы татар эшмәкәре, химаячы Габделбәр Алимов акчасына төзелгән. Анда семинарлар, конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, мәдәни-күңел ачу чаралары уздыру өчен каралган урыннар, татар биюенә һәм җырына өйрәтү өчен класслар, шулай ук гыйбадәт залы урнашачак. Киләчәктә шушы ук бинада татар милли һәм мөселман киемнәре, татар компакт-дисклары, сувенирлары һәм китаплары кибете ачу күздә тотыла. Моннан тыш, татар телен өйрәтү, татар халык ашлары буенча курслар оештырылыр, хатын-кызлар клубы эшләр дип көтелә. Төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән милли китапханә фонды булдыру да планлаштырыла.

Татар мәдәнияте көннәрен иртәгә сәгать 18.00дә “Мюзик-Холл” театрында Татарстанның сәнгать вәкилләре катнашындагы зур концерт белән ябу күздә тотыла. Концертны ТР Мәдәният министрлыгы һәм ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге оештыра. Анда татар эстрадасының әйдәп баручы җырчылары һәм Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле катнашуы көтелә. Концерт ТР Хөкүмәтенең Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә яшәүчеләргә Яңа ел алды бүләге булачак. Анда керү – бушлай.

«Татар-информ»га бу хакта ТРның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәгълүмат  http://tat.tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57