Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Караңгы һәм кызык балачак- Тукай музеенда “Исемдә калганнар” күргәзмәсе ачылачак

Караңгы һәм кызык балачак- Тукай музеенда “Исемдә калганнар” күргәзмәсе ачылачак

admin 11.10.2024

Бүген 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда «Исемдә калганнар» дип аталган күргәзмә ачыла. Ул Габдулла Тукайның шул исемдәге автобиографик повесте язылуга 115 ел тулуга багышлана.

«Исемдә калганнар» күргәзмәсендә Татарстан Милли музее фондларында саклана торган сынлы сәнгать әсәрләре тәкъдим ителә. Анда Габдулла Тукайның балачак мизгелләрен гәүдәләндергән Бакый Урманче, Байназар Әлмәнов, Фәйзрахман Әминов, Виктор Куделькин, Равил Заһидуллин, Лотфулла Фәттахов, Шамил Шәйдуллин, Илдар Зарипов, Григорий Житков, Виктор Федоров, Зөфәр Гыймаев, Рәшит Гыйләҗев, Р. Яманова кебек күренекле рәссамнарның эшләре белән танышып булачак.

Фото: Татар-информ, Салават Камалетдинов

Шулай ук күргәзмә ачылышында «Исемдә калганнар» әсәренең төрле елларда нәшер ителгән басмаларын да күрергә мөмкин булачак. «Алар арасында Габдулла Тукайның үзе исән чагында дөнья күргән китабы – повестьнең беренче басмасы зур кызыксыну тудыра. Күргәзмә 2024 елның 3 декабренә кадәр эшли», — диде ул.

Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» автобиографик повесте 1909 елның сентябрендә Казанда иҗат ителә. Әсәрне язу сәбәбен шагыйрь болай аңлата: «Бу «Исемдә калганнар»ны язуыма башлыча сәбәп берничә наширләрнең миннән тәрҗемәи хәлемне язып бирергә үтенүләре булды». Повесть 1909 елның 12 ноябрендә «Үрнәк» матбагасында Габдулла Тукайның фотосурәте белән аерым китап булып басылып чыга. 38 битле әлеге китап 4 мең данәдә дөнья күрә. Тукай әсәрдә гомеренең үзе язганча «шактый ямьсез, шактый караңгы, шуның белән бергә кызык кына үткән» балачак елларын сурәтли. Китапның ахырында «Ахыры икенче җөзъәдә» дип куелган, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында ул язылмаган.

ТХДЙ мәгълүмат үзәге, Татар-информ материаллары буенча

Продолжить чтение

Назад: Болгарда «Россия мөселманнарының дини мирасы» форумы эшли башлады
Далее: Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле 25 еллык юбилеен билгеләп үтте

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57