(7 ноября 2018) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли шура» милли советы рәисе Васил Шәйхразиев рәислеге астында татар халкының үсеш стратегиясен булдыру буенча эш группасы утырышы узды.
Утырыш алдыннан Васил Шәйхразиев ТАССР оешуга 100 ел тулу уңаеннан бәйрәм чараларын оештыру буенча Татарстанда эш алып барылуын искәртеп үтте. Ул, әлеге чараларга әзерлек вакытында Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре һәм вәкилләре актив рәвештә җәлеп ителәчәк, дип белдерде һәм әлеге вакыйганы бәйрәм итү турындагы Боерыкның Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан имзаланганын әйтте.
«Бу безгә мәдәни-массалы чара оештыру белән беррәттән, иң беренче чиратта, ТАССР оештыру башлангычына кайту, татарлар һәм татарстанлылыар тормышы, күпмилләтле республикабыз турында сөйләү хокукын да бирә. Әзерлек өлешенә караган тәкъдимнәрен һәркем әйтә ала», — дип сөйләде ул.
Шулай ук Васил Шәйхразиев ТАССРга 100 ел тулу уңаеннан тәкъдимнәрне барлау буенча Халыклар дуслыгы йортында зур җыелыш булачагы турында да әйтеп үтте. Әлеге чарада Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче барлык милли-мәдәни автономия вәкилләре булу шарт.
Кереш өлештән соң иҗтимагый берләшмәләр белгечләре, хакимият органнары вәкилләре, очрашуның төп соравы буенча үз фикерләрен һәм тәкъдимнәрен әйтә алдылар.
Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге