Казанда БРИКС Саммиты кысаларында казах шагыйре, фикер иясе, казакъ әдәбиятына нигез салучы, халык мәгърифәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Абай Кунанбаев бюстын ачу тантанасы булды. Вакыйгада Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты һәм Ассамблея җитәкчеләре, шулай ук ТР казахлары һәм чеченнар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре катнашты.
Сәламләү сүзләре белән Казахстан Республикасы мәдәният һәм мәгълүмат министры Аида Балаева, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин чыгыш ясадылар.
«Бу безнең халыклар арасында мәңгелек дуслык, үзара аңлашу, рухи кардәшлек үрнәге. Һичшиксез, Абайның дөньяга карашын формалаштыруга Көнчыгышның фикердәшләре генә түгел, рус классиклары да йогынты ясаган. Абайның Крылов, Лермонтов, Пушкин белән рухи элемтәсе аның шәхес масштабы турында сөйли», — диде Аида Балаева.
Абай Кунанбаев бюсты танылган Казахстан скульпторы Нурболом Калиев тарафыннан әзерләнгән һәм 2024 елда Абай шәһәре хакиме Аппараты тарафыннан Казанга бүләк ителгән.
Тантанада шулай ук Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Ерлан Искаков, ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова катнашты.
«Абай фикер иясе, казах әдәбиятына нигез салучы, халык мәгърифәтчесе буларак билгеле. Абайның роле шунда ки, ул татар мәдәнияте һәм татар тормышы белән тыгыз бәйләнгән. Шәһәр үзәгендә һәйкәл ачу — символик момент, Татарстан белән Казахстан арасындагы тагын бер күпер”, — диде Татарстан халыклары ассамблеясе Советы башкарма комитеты җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин.
«Казанда Абайга һәйкәл ачу бик истәлекле вакыйга, ул Россия һәм Казахстан халыклары арасында дуслык һәм татулыкны ныгытуны символлаштыра. Татарстанда һәрвакыт тугандаш казах халкына бик җылы мөнәсәбәттә булдылар, — дип билгеләп үтте Татарстан халыклары дуслыгы йорты директоры Тимур Кадыйров.
«Бүген без тарихи вакыйгада, Абайга һәйкәл ачуда катнашабыз — иң атаклы казахка. Бу безнең өчен, Казан өчен, татар халкы өчен зур хөрмәт. Без Абайны хөрмәт итәбез, күптән түгел КФУда Абай исемендәге казах теле үзәген ачтык. Үзәк казах телен, Татарстанда казакъ мәдәниятен алга сөрә. Барлык теләүчеләр өчен Казахстан теле курсларын ачу планлаштырыла. Минемчә, мондый чаралар халыкларны һәм илләрне якынайта», — дип ассызыклады КФУның гомуми тел белеме кафедрасы профессоры Әлфия Йосыпова.
Тантана Казахстан шагыйре бюстына чәчәкләр кую белән тәмамланды.
В России чтят и помнят великого казахского поэта, в столице нашего государства установлен памятник, а в ряде российских городов имеются улицы, названные именем Абая Кунанбаева.
Абай Кунанбаев родился 10 августа 1845 года в городе Семей, где всегда была велика роль татарских купцов, татарской интеллигенции. Им создано около 170 стихотворений, несколько поэм. Его произведения переведены на 60 языков мира. Наследие Абая оказало влияние и на творчество татарских поэтов начала ХХ века.
ТХДЙ мәгүлүмат үзәге